2 нче урта мәктәп укучылары Зиязиева Наргиза, Кузнецова Софья, Хәбибуллина Диләрә Татарстан Республикасы яшьләр экология оешмаларының «ЭКОволна»VII Республика форумында катнаштылар. Татарстан республикасының 27 районыннан һәм 63 экологик оешмасыннан 143 экоактивист форумда катнашты.
VII форумның үзенчәлекләренең берсе булып катнашучыларның 2 трекка бүленүе тора: экологиядә фәнни трендлар һәм социаль экология. Һәр трек өчен тематик белем бирү мәйданчыклары оештырыла.
Спикерлар һәм экспертлар белән очрашулар узды. Шулай ук «Чиста булачак» командасы әгъзалары белән очрашу булды, анда һәркем командага ничек эләгүен, нинди эшләр башкаруын сөйләде.
"Чиста булачак" РМОО оештыручысы Дилара Данифовна оешманың тарихын сөйләде, социаль проект турында лекция үткәрде, социаль проектның нинди булырга тиешлеге турында сөйләде, аның структурасын һәм төп максатларын аңлатты.
Форум кысаларында барлыгы 19 белем бирү һәм интерактив мәйданчык узды. Катнашучыларга экология өлкәсендәге 15 оешмадан 21 спикер килде.
Шулай ук команда белән квест,Волгага багышланган интеллектуаль уен кебек күңел ачу чаралары да булган.
«Экодулкын» тантаналы ябылу белән тәмамланды, анда форумның иң актив катнашучылары бүләкләнде.
Чара X Нева Халыкара Экология конгрессының региональ экологик атналыгы кысаларында уздырылды.