Үзмәшгульләр өчен һөнәри керемгә салым буенча белешмә формалары яңартылды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе физик затның һөнәри керемгә салымны (КХД 1122035) исәпкә кую (исәптән төшерү) һәм һөнәри керемгә салым буенча исәп-хисаплар (керемнәр) торышы (кхд 1122036) турында белешмәләр формасының үзгәрүе турында хәбәр итә. Яңартылган формаларда салым түләүченең адресы күрсәтелгән юл (Тормыш урыны/ теркәлү урыны) төшереп калдырылган. 

Күрсәтелгән белешмәләргә Россия Федераль салым хезмәтенең электрон имзасы белән кул куела

Исегезгә төшерәбез, "Минем салым" мобиль кушымтасында һәм Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнашкан веб-кабинетта npd.nalog.ru, үзмәшгуль кирәк булганда, әлеге белешмәләрне электрон рәвештә үзе формалаштыра ала, алар салым органында кәгазьдә бирелгән белешмәләргә тиңләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International