Минзәлә районы җирлекләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән очраштылар

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Ял көннәрендә ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән чираттагы очрашулар узды. Аюда очрашу мәктәптә узды. Очрашуга килгән мобилизацияләнгән  балаларны яхшы укырга, Ватаныбыз патриотлары булып үсәргә чакырды. Ә авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм Аю урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов якташларына иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

Шул ук көнне Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында ялга кайткан ике якташыбыз белән очрашу узды. Авылдашлары аларга сораулар бирделәр, исән-сау кайтырга теләделәр. Шулай ук Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов (ул үзе дә Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән) балаларга һәм аларның гаиләләренә ныклык, сабырлык һәм өйләренә имин кайту теләде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-poseleniiax-menzelinskogo-raiona-vstretilis-s-zemliakami-ucastnikami-specialnoi-voennoi-operacii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International