100 еллык юбилеен Югары Тәкермән авылында яшәүче, хезмәт ветераны Дәүләтгәрәева ГАЙНИЯМАЛ ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВНА билгеләп үтә.
Гайниямал Дәүләтгәрәева 1923 елның 25 маенда Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа.
Сугыш вакытында хәрби заводта эшли. 1944-1945 елларда колхозда эшли, урман кисеп, басуда төрле эшче булып эшли. Соңрак колхозда бригадир, келәтче булып эшли башлый. 1973 елдан лаеклы ялга чыкканчы тракторларда хисапчы, кассир булып эшли.
Гайниямал Дәүләтгәрәевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Хөрмәтле Гайниямал Дәүләтгәрәй кызы!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
