Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында Мамадыш шәһәрендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Минзәлә районы данын район мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев, Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Разилә Адиева (команда җитәкчесе – район яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин) якладылар.
Киеренке уен нәтиҗәсендә безнең команда Татарстан муниципаль районнарының 36 командасы арасында беренче унлыкка керде.