Бүген Менделеевскида Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.
Аның эшендә республиканың 14 районыннан авыл җирлекләре башлыклары, шул исәптән безнең районның 19 авыл җирлеге башлыклары да катнаша. Минзәлә районы делегациясен район башлыгы Айдар Сәлахов җитәкләде. Менделеевскида узган бу семинарда Урыс авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова ("иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә), «Восток» СПСПК рәисе Илгиз Заһиев ("иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе" номинациясендә), КФХ җитәкчесе Андрей Клещевников ("Иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы"номинациясендә) дипломнар белән билгеләп үтелде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/glavy-poselenii-raiona-otpravilis-v-mendeleevsk

