Минзәлә районыннан 45 кешедән торган Делегация Татарстанның Спас районында 21 майда узган «Изге Болгар җыены» нда булды.
Районның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр иткәнчә, делегация составына Минзәлә шәһәреннән, Бикбау, Аю, Калморза, Тауасты Байлар, Наратлы -Кичү, Шикәрлекаен, Хуҗәмәт, Югары һәм Түбән Такермән, Тулбай һәм Тупач вылларыннан мәчеткә йөрүче мөселманнар кергән. Башка еллардагы кебек үк, чарада инвалидлар җәмгыяте, район ветераннар советы вәкилләре катнашты. Быел алар дистәгә якын кеше иде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/delegaciia-menzelinska-priniala-ucastie-v-izge-bolgar-yeny


