Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театрына «Приключения мышонка Мыцыка».курчак спектакленең премьерасына чакырылды.
Очрашу инвалид балалар, ятим балалар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар белән эшләүнең индивидуаль алымнары турында фикер алышу максатыннан узды.
Белгечләр билгеләп үткәнчә,:
*инклюзив караш,
*балаларны спектакль процессына җәлеп итү,
*геройларга теләктәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру,
*дуслык тәрбияләү, игелеклелек, бер-беребезгә хөрмәт.
Әлеге спектакль Татарстан Республикасының биш районы мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр өчен күрсәтеләчәк. Спектакль «Президент грантлары фонды» финанс ярдәме белән «Лотос»АНО белән берлектә куела.
Барлык кунаклар да башкарылган эшкә югары бәя бирделәр.
