Бүген Кадрәктә Сабантуй уза торган мәйданда Минзәлә тарихында эз калдырачак вакыйга булды.Авыл халкы, кунаклар, яшь көрәшчеләр алдында үз гомерен Кадрәк мәктәбенә багышлаган һәм дистәләгән көрәшче - чемпионнар тәрбияләгән Данил Гузаеровны хөрмәтлиләр. Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев, укучылар, тәрбияләнүчеләр, предприятие җитәкчеләре җылы сүзләр әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар.
Аның хөрмәтенә биш район егетләре арасында көрәш буенча турнир узды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/cestvovanie-nastavnika-danila-guzaerova-zapomnitsia-nadolgo









