17 майда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Зөлфәт Хәким әсәре буенча «Бер мәхәббәт тарихы» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльдә алты актер катнаша, «Татар-информ» гатеатрда сөйләделәр.
Режиссер-куючы булып Булат Бәдриев чыгыш ясый. Аның сүзләренчә, спектакль мәхәббәт темасына багышланган, Ә жанры буенча ул мелодрама.
Төп тема белән бергә тамашачы гаилә һәм аның киләчәге турында фикер алышуларны ишетәчәк. Барысы да ике кешенең бер-берсенә карата мөнәсәбәтенә, аларның тугрылыгына һәм кичерү сәләтенә бәйле дигән фикер яңгыраячак.
Спектакльдә балаларга да игътибар бирелә. Аларның тулы гаиләләрдә яшәве мөһим. Булат Бәдриев билгеләп үткәнчә, кешегә тормышта төрле мөмкинлекләр бирелә, әмма, кызганычка каршы, кайвакыт кешеләр аларны кулланмый яки сакламый.
Безнең спектакльдә дә ике герой беренче мәхәббәтләрен саклап кала алмады, икесе дә хаталы. Менә аларны үзеңдә эзләргә кирәк. Алар үз вакытында бер-берсен аңламадылар, кичермәделәр. Төп тема, әлбәттә, мәхәббәт, әмма спектакльдә башка мөһим тормыш мизгелләре дә бар", - дип сөйләде Бәдриев.