Татар Мөшегесендә Минзәлә районы язучыларына багышланган чара уздырылды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татар Мөшегесе авылының мәдәният хезмәткәрләре якташ язучыларның иҗатына багышланган чара үткәрде.
Шагыйрьләребез турында презентация күрсәтелде, ә балалар аларның шигырьләрен укыды.

Очрашуда Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Гүзәлия Исламова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Ханова, Татар Мөшегесе башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. К.А. Смирнова исемендәге Мөшеге урта гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Раушания Әхмәтова, китапханә мөдире Маргарита Сафина, Әтрәкле авылыннан Гөлгенә Гыйльмуллина,Әтрәкле китапханәсе мөдире Илүзә Солтангалиева. Ә Рушания Насруллина Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә җырлар башкарды.  
- Барлык чыгышлар да тамашачыларга ошады һәм алар тарафыннан алкышлар белән каршы алынды,-дип хәбәр итте Татар Мөшегесе мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-tatarskoi-musuge-proveli-meropriiatie-posviashhennoe-pisateliam-menzelinskogo-raiona

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International