Минзәлә чаңгычылары сертификат белән бүләкләнделәр

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

13 майда Казанда Корстон ДТРКда 2022-23 елгы чаңгы сезонына йомгак ясалды.

Чираттагы тапкыр Татарстан Республикасы чаңгычылары үзләренең лидерлыкларын исбатладылар-чаңгы узышлары буенча Россия Кубогын, Россия Чемпионатында команда зачетын яуладылар.
Шулай ук Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе 2022-23 елгы сезон йомгаклары буенча 15 иң яхшы шәһәр һәм районны чаңгы мае һәм парафиннар сатып алуга сертификатлар белән бүләкләде.

"Минзәлә районы 30000 сумлык сертификат алды".

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-lyzniki-nagrazdeny-sertifikatom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International