Яңа Мәлкән авыл клубында Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды

2023 елның 13 мае, шимбә

Бүген, 2023 елның 13 маенда, Яңа Мәлкән авыл клубында Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды, ул ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Чарага авыл җирлегенең хөрмәтле гаиләләре чакырылган иде, алар бергә яшәүнең 50,60,65 еллыгын билгеләп үтәләр. Алар - алтын юбилярлар Зәйнуллин Азһәр һәм Василә, бриллиант юбилярлар Сәлихов Вазих һәм Әнисә, тимер юбилярлар Әхмәдуллин Назим һәм Миңнеәнисә, Әхмәтшин Расих һәм Зогдә. Район ГХАТ бүлеге башлыгы Анна Куприянова район башлыгы Айдар Сәлаховның Рәхмәт хатларын тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов хөрмәтле кунакларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International