Урыс авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре белән берлектә "Чиста яр"дигән сезонлы экологик акция үткәрде.
Илмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы:
Гөлек авылы матур табигый территориядә урнашкан. Җәй көне монда ял итәргә һәм балык тотарга килүчеләр бик күп. Әмма ял иткәннән соң үзләре артыннан җыештырмаучылар да бар. Чүп-чарның бөтен матурлыкны бозып, елгага эләгеп, экологиягә зыян китерүен онытмасыннар иде.

