Район башлыгы Айдар Сәлаховның Бөек Җиңү көне белән котлавы

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, минзәләлеләр! 
Сезне ихтирам, хөрмәт, тетрәнү хисе белән илебезнең төп бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм! 

Якташларыбыз Бөек Җиңүгә зур өлешләрен керттеләр. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Без сезнең батырлыгыгыз, рухи көчегез, туган илгә мәхәббәтегез, бердәмлегегез белән горурланабыз. 
Каршылыклар һәм кризислар белән тулы дөньяда, Россиянең абруе – гражданнарының бердәмлеге, аларның Ватан мәнфәгатьләрен якларга әзерлегендә. Без бүгенге көндә Ватан сагында торучылар алдында баш иябез. Җиңү безнеке булачак! 
Чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International