Консультация 2023 елның 5 маенда 13 сәгатьтән 6 маенда 20 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
Көннең икенче яртысында һәм 5 май кичендә, 2023 елның 6 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм Көнбатыш чирекнең көчле җиле 15-20 м/с (Казанда көннең икенче яртысында һәм 5 май кичендә) көтелә.
2023 елның 3-10 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычлыгы югары (4 класс) һәм урманнарның янгын куркынычлыгы гадәттән тыш (5 класс) сакланачак.
Казан Буенча:
Болытлы.
Яңгыр. Төнлә урыны белән яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән 611, урыны белән төнлә 1520 м/с, көндез 14 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+10˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +10..+12˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән ,Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Ачыклык белән болытлы.
Яңгыр, урыны белән яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән 611, урыны белән төнлә 1520 м/с, көндез 15 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +7..+10˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +10..+14˚.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Ачыклык белән болытлы.
Урыны белән яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 611, урыны белән 1520 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +7..+10˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +12..+15˚.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы)буенча:
Ачыклык белән болытлы.
Урыны белән яңгыр, көндез яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 611, урыны белән 1520 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +9..+12˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +18..+23˚.