Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең юнармеецлары Муса Җәлил исемендәге паркта җыештырдылар. 6 нчы сыйныф укучылары кызыл футболкаларда, себеркеләр белән коралланып, брусчатканы себереп, чүп-чарны җыйдылар.
Олег Викулов, 6 нчы сыйныф укучысы:
- Минем өчен Җиңү бәйрәме-иң бөек бәйрәмнәрнең берсе. 9 Май-илебез Геройлары көне. Мин сугыш кырларында сугышкан һәм тылда эшләгән солдатлар өчен горурланам. Кызганычка каршы, ул куркыныч көннәрнең шаһитлары елдан-ел кими бара. Без, яшь буын, ата-бабаларыбызны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Бүген без паркта бергәләп җыелдык, шуның белән без үз өлешебезне керттек.
Әлмир Ильин, 6 нчы сыйныф укучысы:
- 9 Май-безнең гаилә өчен зур бәйрәм, чөнки минем бабам да сугышкан. Мин беләм, сугыш 4 ел дәвам итте, һәм безнең солдатлар барлык сынауларны ныклык белән кичерделәр һәм җиңделәр. Минзәлә халкы ветераннарыбызның батырлыкларын истә тотарга тиеш.