Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Минзәлә районында булды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Районның социаль-икътисади үсеше һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе уңай бәя алды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган эш визиты барышында районда алып барыла торган язгы кыр эшләре белән танышты. Башта ул район кырларын вертолет белән карап чыкты, аннары Коноваловка авыл җирлегендә район активы, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Айдар Сәлахов Татарстан Рәисен язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды:

– Районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 97,7 мең га тәшкил итә,чәчү 74 121 гектар мәйданда планлаштырылган, шуларның 43 276 гектары-бөртекле культуралар. Чәчү югары темпларда бара, якын арада, ике-өч көн эчендә, эшне тәмамлыйбыз.

Айдар Сәлахов сүзләренчә, коры һава торышын исәпкә алып, районның агрофирмалары тамырдан да, яфрактан да тукландыруны актив алып баралар. 2023 елда яхшы уңыш алу максатыннан, минераль ашламалар гектарына 107,2 килограмм актив матдә исәпләп тупланган, ашламалар китерү бүген дә дәвам итә.

Районда һәм терлекчелек өлкәсендә яхшы күрсәткечләр: 2023 елның гыйнвар-март айларында районда сыерлар саны 12 600 баш, шуларның 5600 башы савым сыерлары. 1 майга тулаем савым 155,8 тонна, 1 сыерга савым 27,9 килограмм тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район аграрийлары башкарган эшкә уңай бәя бирде. Шул ук вакытта ул авыл хуҗалыгында кадрлар, хезмәт хакы һәм авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә активрак карарга кирәклеген искәртте.

Район эшчәнлеген төп күрсәткечләр буенча ТР Раис Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР территорияләре белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов та уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул 2024 елга территорияләрне төзекләндерү буенча сораштыруда активрак катнашырга кирәклеген билгеләп үтте.

Сәфәре барышында Татарстан Рәисе район активы белән дә аралашты. Насим Дәүләтов үзенең КФХ эшчәнлеге белән таныштырды, 10 нчы "Чишмә" балалар бакчасыннан Энҗе Хәкимова әлеге мәктәпкәчә учреждениене капиталь ремонтлау мәсьәләсен күтәрде, ә Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Әлия Шәрипова районның барлык активы исеменнән Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләрдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисенең визиты "Кама беконы"ҖЧҖнең сөт комплексында дәвам итте. Монда ул комплекстагы технологик процесс белән таныша. Бүген "Кама беконы" районның иң мөһим инвесторларының берсе булып тора. Коноваловка, Югары Тәкермән, Урыс, Хуҗәмәт авыл җирлекләрендә предприятие 13 789 гектар җир эшкәртә. Агрофирмада 8667 баш эре мөгезле эре терлек бар, шуларның 4385е – савым сыерлары. Быелның 10 апреленә биредә 10 448 тонна сөт җитештерелгән, 1 сыерга 2473 килограмм туры килә. Көнлек савым 121 тонна (1 сыерга 28,1 кг).

"Кама беконы" инвесторы Илдар Галәветдинов һәм генераль директор Ленар Сәлахов Татарстан Рәисен агрофирманы алга таба үстерү планнары белән таныштырдылар. Ә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова әлеге уку йорты базасында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру үзәген булдыру проектын тәкъдим итте. Әгәр дә югары хезмәт хакы түләү белән беррәттән белгечләр өчен йортлар төзеләчәген дә исәпкә алсак, инвесторның район үсешенә (аерым алганда, Коноваловка авыл җирлегенә) нинди зур өлеш кертүен күз алдына китерергә мөмкин. Сүз уңаенда, Татарстан Рәисенең визитына әзерлек вакытында да, санитар-экологик икеайлык барышында да Коноваловка авыл җирлегендә территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча аеруча актив эш алып барылды.

Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов районда алып барылган эштән канәгать калды һәм аны башкаручыларга рәхмәт белдерде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/rais-respubliki-tatarstan-rustam-minnixanov-posetil-s-rabocim-vizitom-menzelinskii-raion

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International