Күрше район кунаклары музейга да килделәр, спектакльне дә карадылар.
Актаныш районының Яңа Курмаш авылыннан 15 кешедән торган делегация Минзәлә шәһәренә экскурсия белән килде.
Кунакларның шәһәр белән танышуы туган якны өйрәнү музеена барудан башлана. Биредә аларны район ветераннар советы җитәкчесе Фиразия Сафиуллина каршы алды, ә музей директоры Лариса Карамова биредә сакланган экспонатлар белән җентекләп таныштырды.
Очрашу район мәдәният сарае каршындагы мәдәни мирас йортында дәвам итте. Биредә кунакларны район мәдәният сарае җитәкчесе Гөлчәчәк Габдрахманова каршы алды. "Мөселман хатын-кызлары берлеге", "Ак калфак", "Шигьри телгэшлэр", "Ислам Нура"оешмалары вәкилләре белән кызыклы очрашу булды. Чараны район мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова алып барды.
Кунаклар да үз осталыкларын күрсәттеләр. Башта делегация җитәкчесе Рәсүл Харисов Яңа Курмаш авылының тарихы, көнкүреше, традицияләре, яхшы традицияләре белән таныштырды. "Хазинэ" ансамбле үзенең матур җырларын, мунаҗатларын тәкъдим итте.
