Шәһәр мәктәпләре укучыларының әфган сугышчылары белән очрашуы

2023 елның 19 феврале, якшәмбе

17 февральдә Балалар иҗат йортында шәһәр мәктәпләре укучылары Әфган сугышчылары: Комаров В. В., Варламов В.П., Кадиров Ф., Миңнәхмәтов А. Р. белән очрашты.
Шулай ук очрашуның мәртәбәле кунагы булып район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек бүлеге башлыгы Каюмов И.И. булды.
Очрашу барышында кунаклар үз хезмәтләре турында сөйләделәр, кызыклы, истә калырлык очракларны искә төшерделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Үсеп килүче буынга теләктәшлек сүзләре белән чыгыш ясадылар һәм физик сыйфатларны үстерергә, Ватаныбызның патриоты булырга, яхшы белемнәр алырга һәм өлкән остазларның сүзләренә колак салырга теләделәр. Барлык катнашучылар да һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу ахырында кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International