Лилия Черезова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
– Көллиятнең тарихы герой шагыйрь Муса Җәлилнең исеме белән тыгыз бәйләнгән. Без аның 1941 елда Минзәләдә педагогика техникумы бинасында урнашкан хәрби - сәяси курс курсантлары составында булуы белән горурланабыз . Баскычлар буенча ул актлар залына менде, үзенең яңа шигырьләрен укыр өчен, безнең студентлар укыган кабинетларда шөгыльләнде.
Безнең колледж герой шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Бу исем безнең хәтердә мәңге яшәячәк.
Митингта студентларга мемориаль музей мөдире Энҗе Данилова мөрәҗәгать итте, ул яшь буынга шагыйрьнең батырлыгы турында искәртте, Бөек Ватан сугышы истәлеген хөрмәт итәргә чакырды.
Көллият укучылары Муса Җәлилнең шигырен татар, рус, инглиз, башкорт, таҗик, белорус, удмурт, арммән, мари һәм инглиз телләрендә укыдылар. Линейкада герой-шагыйрь әсәрләрен укучылар бәйгесе җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр. Аннары беренче курс студентлары паркта герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.