Минзәлә районы Советы утырышы алдынгыларны бүләкләү белән тәмамланды.
Фәндүс Якуповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы»дигән мактаулы исем бирелде. Павел Пучинин намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Наил Хисамбеев, Нэля Бикеева, Илфак Гомәров бүләкләнде.
Камил Дәүләтов, Илдар Зарипов, Рөстәм Салихов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Галина Плотникова, Алексей Ищеряков, Иван Колбин, Илгизәр Камаловка «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Мактау грамотасы белән Анна Куприянова, Рәхмәт хаты белән Ләйсән Галиева бүләкләнде.
Район башлыгының Мактау грамотасы Рәзидә Гарифуллинага, Анжела Чигвинцевага, Андрей Фуреевка, Ольга Чекашовага, Мария Суворовага ,андыш Юдинага тапшырылды.
Югары Тәкермән авыл җирлеге муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсында 3 урын алганы өчен Диплом белән бүләкләнде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-zasedanii-soveta-menzelinskogo-raiona-nagradili-peredovikov

.jpg)