Минзәләдә кадрлар үзгәреше дәвам итә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде.

Минзәлә эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп полиция подполковнигы Минһаҗев Ленар Әнәс улы билгеләнде.

Район эчке эшләр бүлеген ел ярым җитәкләгән полиция подполковнигы Илнар Исхаков үз постын калдырды.

Бүген эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итү булды.

Анда район башлыгы Айдар Сәлахов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Минзәлә районы суды рәисе Искәндәр Әхмитҗанов, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Рамил Әскәров, Минзәлә МРСО СУ СК җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Исмәгыйлев, шулай ук башка көч структуралары җитәкчеләре катнашты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-prodolzaiutsia-kadrovye-perestanovki-1676381979

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International