Минзәләдә футболчылар ярышты

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Узган ел ахырында төзелгән Садак бистәсенең футбол манежында 2013 елда туган спортчылар арасында ярышлар узды.

Рөстәм Сайранов, Минзәлә районының футбол тренеры:

- Без Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирны алдан уздырырга булдык. Чөнки якынча 23 февральдә үзебездә күчмә матчлар булачак.

Ярышларда Минзәлә шәһәре һәм Чаллы шәһәре "Олимп" спорт мәктәбеннән икешәр команда, Башкортостан Республикасының Илеш районыннан бер команда катнашты. Нәтиҗәдә, 1нче һәм 5нче урыннарны Минзәлә, 2нче урыннарны Югары Яркәй спортчылары, 2нче һәм 4нче урыннарны Чаллы футболчылары алды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sorevnovalis-futbolisty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International