Минзәләдә һәм быел "Лесной" чишмәсе янында "төнге чаңгы ярышы"уздырылды.
"Олимп" спорт мәктәбе үткәргән чара 90 нан артык катнашучыны җыйды. Коллегалары белән килүчеләр дә бар иде, мәсәлән, 11нче балалар бакчасыннан берәү дә читтә калмады. Спортчыларны сәламләп, район Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, районның спорт һәм яшьләр бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин чыгыш ясады.
Катнашучылар 3 яшь категориясендә көч сынаштылар: 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән 40 яшькә кадәр, 40 яшьтән олырак (хатын-кызлар һәм ирләр аерым).
Бу спорт вакыйгасына килүчеләр өчен кайнар чәй һәм ризыкларга бай өстәл әзерләнде.



