Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өч социаль хезмәт алучысы, коррекция интернат мәктәбе укучылары һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Казан шәһәрендәге Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнаштылар.

Егет җыелма команда составында волейбол буенча беренче урынны алды һәм Татарстан Республикасы җыелма командасына алтын медаль китерде. Татарстан җыелма командасы составындагы кыз флорбол буенча бронза призеры булды. «Балачак ритмнары» спорт биюләре командасы II урынны алды.

Балаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International