Бердәм пособие биргәндә гаиләнең керемнәре нинди принцип буенча исәпләнә?

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Укучыларга пенсия һәм социаль иминият фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

Мохтаҗлыкны бәяләгәндә гаилә керемнәре һәм мөлкәте исәпкә алына.

Керемнәр турында мәгълүмат 12 ай эчендә исәпкә алына, ләкин бу чор гариза бирелгән көнгә кадәр 1 ай кала башлана. Димәк, түләүне сорап 2023 елның гыйнварында мөрәҗәгать итәсез икән, 2021 елның декабреннән 2022 елның ноябренә кадәр керемнәр исәпкә алыначак.

Гаилә түләүгә хокуклымы-юкмы икәнен ачыклау өчен, барлык гаилә әгъзаларының керемнәрен унике айга һәм гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International