Дәвек авылында Минзәлә районының кыю улын соңгы юлга озаттылар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Минзәлә районының Дәвек авылында махсус хәрби операциядә катнашкан 37 яшьлек Алмаз Фәррахов белән хушлашу булды. Дәвек авылы, шулай ук бөтен район халкы матәм митингына җыелды.

Ватан сакчысы юлын үзе өчен кулына корал тотып сайлаган Герой - Чаллыда туып-үскән булса да, әтисенең кече ватанына Дәвек авылына еш килә. Шуңа Күрә Дәвек халкы аны үз авылының һәм бөтен районның кыю улы дип саный. 2022 елның октябреннән махсус хәрби операциядә катнаша.

- Ул мәңгегә безнең хәтердә калачак, - дип билгеләп үтте Алмазның туганнарына, якыннарына, балаларына кайгыларын уртаклашкан Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов.

Мәрхүм белән хушлашырга Чаллы Башкарма комитетының үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән иде. Ул Алмазны Яр Чаллы һәм Татарстан шәһәрләре горурлыгы дип атады. Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров билгеләп үткәнчә, безнең илләрне яклаучы Алмаз кебек ир-атлар үсеп килүче буын өчен патриотизм үрнәге булып торалар, ә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, Ислам кануннары нигезендә, мәрхүмне соңгы юлга озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International