Укучыларга пенсия һәм социаль иминият фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
Гаилә составында айлык пособие билгеләнгәндә исәпкә алынмыйлар:
тулы дәүләт тәэминатында булган затлар, опекага алынган (попечительлек) һәм мөрәҗәгать итүче опекун гаиләсендә яшәүче балалардан тыш;
ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән затлар;
чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр, шулай ук югары хәрби мәгариф оешмаларында укучы хәрби хезмәткәрләр;
никахтагы гариза бирүченең балалары;
сак астында тотылган һәм җәза үтәүче затлар;
эзләнүдә булган кешеләр;
билгесез югалган яки үлгән дип игълан ителгән затлар;
суд карары буенча мәҗбүри дәваланучы затлар.
Мохтаҗлыкны бәяләгәндә гаилә составына кем керә
гариза бирүче, аның хатыны (а);
балигъ булмаган балалар;
опека астындагы балалар(Попечительлек);
23 яшькә кадәрге балалар, әгәр алар көндезге бүлектә укыйлар икән (өстәмә белем бирү программалары буенча гына укучы балалардан кала).