Минзәлә районында күп балалы гаиләләрнең һәм ялгыз яшәүче гражданнарның фатирларында һәм йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштырыла башлады

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

750 торак йортта АПС урнаштыру эшләре бара.

Балигъ булмаган балалары һәм ялгыз яшәүче гражданнар булган күп балалы гаиләләрнең торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан Минзәләнең "ЭНЕРГИЯ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча эш алып баралар. Хәзерге вакытта 750 торак йортта АПС урнаштыру эшләре бара.
Рейдлар барышында янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый. Һәр гаиләдә хезмәткәрләр янгын-профилактика эшләрен алып баралар, янгын датчиклары турында җентекләп сөйлиләр, аларның эш принцибын аңлаталар, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә ышандыралар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-nacalas-ustanovka-pozarnyx-izveshhatelei-v-kvartirax-i-domax-mnogodetnyx-semei

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International