Минзәләдән 21 спортчы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашачак

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда 21-27 гыйнварда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак. Бу уеннар интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга һәм аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә, шулай ук инклюзив җәмгыять үсешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Оештыру моментлары буенча сорауларны төгәлләштерүгә багышланган брифингта хәбәр ителгәнчә, уеннарда Россиянең 59 субъектыннан, шулай ук Белоруссиядән 1552 спортчы катнашачак.

Россия Федерациясе регионнарына килгәндә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Свердловск өлкәсеннән иң күп катнашучылар бар. Безнең республиканы 126 спортчы тәкъдим итәчәк. Минзәләдән интернат-мәктәп укучыларыннан җыелган команда барачак.

Рөстәм Хәмидуллин, Минзәлә интернат-мәктәбе тәрбиячесе:

- Безнең команда составында 21 бала. Алар дзюдо, волейбол, шорт-трек, спорт биюләре, флорбол ярышларында көч сынашачак. Казанга Балалар белән мин, шулай ук безнең директор Нурхади Гыйльфанов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Мәхмүтова һәм тәрбияче, педагог-оештыручы Елена Соловьева барачакмын.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/21-sportsmen-iz-menzelinska-primut-ucastie-v-edinyx-igrax-specialnoi-olimpiady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International