Югары Тәкермән мәктәбе укытучысы Алинә Шәйдуллина призер булды.
Быел «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында 15 кеше катнашты. Алар конкурс биремнәрен 3 этапта үтәделәр. Барлык педагоглар өчен дә биремне «Интернет-ресурс» яки портфолио тапшырырга, икенче конкурс биремендә ачык дәрес үткәрергә кирәк иде. Өченче бурыч-укытучылар үз практикаларында куллана торган Нәтиҗәле методлар, алымнар һәм технологияләр белән уртаклашу максаты белән мастер-класс уздыру.
Конкурста җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде: тәҗрибәле укытучылар арасында «Ел укытучысы», 3 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучылар арасында «Педагогик дебют» һәм татар теле укытучылары арасында «иң яхшы татар теле укытучысы».
Педагогларның осталыгын район мәгариф бүлеге белгечләре бәяләде. Гимназиянең актлар залында узган бүләкләү тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев катнашты.
Нәтиҗәдә, «Ел укытучысы – 2023» конкурсының муниципаль этабында 2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ксения Крючкова җиңүче булды.
Ксения Крючкова:
- Әлбәттә, мин җиңүче булырмын дип уйламаган идем, әмма эш дәверендә моңа омтылдым. Хәзер зона этабында узачак конкурска бар көчемне куеп әзерләнәчәкмен.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 2 нче урта мәктәп укытучысы Чулпан Рәхмәтуллина җиңүче булды.
Чулпан Рәхмәтуллина:
- Мондый конкурсларда катнашып, без хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашабыз, яңа, заманча эш алымнарын өйрәнәбез.
"Педагогик дебют» номинациясендә 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алинә Никитина җиңде.
Калган барлык катнашучылар да үз номинацияләрендә призерлар һәм катнашучы сертификатларына ия булдылар.
Укытучыларны бүләкләү тантанасында шулай ук 2022 елда Казанда узган «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсында «һөнәри якын килү өчен» номинациясендә җиңгән 3 нче урта мәктәп китапханәчесе Эльмира Чигвинцеваны бүләкләделәр.
.jpg)
.jpg)