Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре график буенча социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карап тоту буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарны даими рәвештә тикшереп торалар.

Яңа ел бәйрәмнәре һәм 2023 елның беренче эш атнасы чорында 20 гаиләгә бардылар, аларда 44 балигъ булмаган бала яши.

Гаиләләрдә булганда төрле ведомство белгечләре ата-аналар белән балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык, каникуллар вакытында ата-аналар контроле турында аңлату эшләре алып бардылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында инструктажлар үткәрделәр. Балигъ булмаганнарга ял көннәрендә чаралар тәкъдим ителде.

Ведомствоара эш барышында хокук бозулар ачыкланган гаиләләр алар катнашында ведомствоара реабилитация консилиумында каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International