Минзәлә районында иң яхшы укытучы исеменә конкурс уза.
Бүген гимназия бинасында район укытучылары осталыкларын күрсәтү максатыннан мастер-класслар үткәрәләр. Конкурста җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк: тәҗрибәле укытучылар арасында «Ел укытучысы», 3 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучылар арасында «Педагогик дебют» һәм татар теле укытучылары арасында «иң яхшы татар теле укытучысы».
Педагогларның осталыгын район мәгариф бүлеге белгечләре бәяли.
Номинацияләрдә җиңүчеләр республикада район данын яклаячак. Җиңүчеләр исемлеген без түбәндәге материалда хәбәр итәрбез.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-proxodit-konkurs-na-zvanie-lucsego-ucitelia

