Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә «Кванториум»мобиль балалар технопаркы дәресләре башланды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Бүген Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбенә «Кванториум «балалар технопаркы килде һәм балалар белән шөгыль башлады.

Узган уку елында Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы белән килешү төзеде. Уку планы ике елга исәпләнгән. Мобиль технопарк педагоглары, узган елдагы кебек үк, балалар белән дүрт юнәлештә шөгыльләнәчәк: VR/IT-уен платформасында виртуаль һәм киңәйтелгән чынбарлык кушымталарын булдыру; гео/аэро-Җирне дистанцион зонд белән эшләү, районның картографиясен һәм виртуаль карталарын проектлау; промроба/промдизайн-электроника, мехатроника һәм программалаштыру өлкәсендә алдынгы технологияләрне өйрәнү, робот дизайны һәм программалаштыру; хайтек. Дәресләр 5-8 сыйныфларда үткәрелә.

«Кванториум» вәкилләре белән тантаналы очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, мәктәп директоры Ольга Ильина катнашты.

Шулай ук бүген мәктәптә «Мир»федераль телеканалының журналистлары һәм операторлары эшләде. Алар «Кванториум»мобиль эше турында сюжет әзерлиләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-sos-1-goroda-menzelinska-nacalis-zaniatiia-mobilnogo-detskogo-texnoparka-kvantorium

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International