«Муравейник» комплексын төзекләндерү-уртак бурыч

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Бу комплекска Муса Җәлил, 19, Тукай,7 һәм Карл Маркс, 20 йортларда яшәүчеләр керә, 200дән артык фатир бар, аларда 600гә якын кеше яши. Бу йортларда яшь гаиләләр күп, балалар да күп.
Очрашуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Роза Салдаева, районның баш архитекторы Владимир Петров, "Чиста шәһәр" җитәкчесе урынбасары Рәис Хәмәтдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. "Безнең ишегалды" проекты – уникаль, масштаблы программа. Әлеге проект кысаларында шәһәрләрдә күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен генә түгел, авылларда, район үзәкләрендә дә төзекләндерү планлаштырылган. Бу тротуарларны, ишегалларына керү юлларын төзү яки ремонтлау, контейнер мәйданчыкларын яңарту, машина кую мәйданчыкларын җиһазлау, яктырту урнаштыру һәм башкалар.
"Безнең ишегалды" республика программасын минзәләлеләр 2018 елда ук гамәлгә ашыра башладылар. Исегезгә төшерәбез, программа Рөстәм Миңнеханов тарафыннан "БЕРДӘМ РОССИЯ"сәяси партиясе инициативасы белән кабул ителде. Эш вакыты-биш ел. Тулаем республикада максатчан программалар эшли, алар кысаларында безнең шәһәрләр һәм авыллар үз территорияләренең тышкы кыяфәтен һәм функциональлеген яхшырту өчен Татарстан бюджетыннан акча алалар.
Очрашу барышында әлеге ишегалды территориясендә урнашкан фатир хуҗаларыннан тәкъдимнәр һәм теләкләр күп булды. Һәркемнең фикере ишегалдын реконструкцияләү концепциясен эшләү беркетмәсендә теркәлгән. "Карл Маркс урамындагы 20 – нче номерлы йорт яныннан бик күп машиналар уза," ятып торучы полицейский" шушы йорт янында җиһазландырып булмый микән, подъезддан чыккач, без юл йөрү өлешенә керәбез", - диде Рәзинә Якупова. Чөнки бу йортта балалар да яши, берәр нәрсә килеп чыкса, кем җавап бирер. Марсельеза Авзалова биредә берьяклы хәрәкәтле юл ясарга кирәк дигән фикерен җиткерде. Шулай ук бу йорт янындагы машина кую урынын киңәйтергә куштылар. Машиналарны куяр өчен урыннары аз.
Муса Җәлил урамындагы 19 нчы йортта яшәүчеләр дә үз теләкләрен җиткерделәр. Наталья Ризатдинова:
- Йорт янында яктырткычлар, видеокамера урнаштырырга, яшел зона булдырырга, балалар мәйданчыгын төзекләндерергә, автомобильләр кую өчен территорияне киңәйтергә, авыр предмет белән канализация люкын ябарга һ.б.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/blagoustroistvo-kompleksa-muraveinik-obshhaia-zadaca

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International