Битараф булмаган минзәләлеләр әлеге акциягә кушылды. Алар ярдәме белән мобилизацияләнгән Минзәлә халкына беренче ихтыяҗ җыелган. Кичә «Ялкын» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм үзәк директоры Ирина Михайлова җыелган гуманитар ярдәмне Казанга танк училищесына алып бардылар.
Ирина Михайлова, «Ялкын»яшьләр үзәге директоры:
–Бу бик күңелле очрашу иде. Балалар безне көттеләр, каршы алдылар, безне эчкә кертмәделәр һәм без анда балалар белән аралаштык. Аларның барысы да яхшы, кәефе уңай. Гуманитар ярдәм җыюда ярдәм иткән минзәләлеләргә рәхмәт белдерделәр, боларның барысын да тапшырдык. Шулай ук аларга адресланган балаларның хатларына да бик шатландык. Аннары һәркем белән аерым аралаштым, кемгә нинди ярдәм кирәклеген белдем.
Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган Минзәлә ир-атларына гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр безнең Изыскательләр ур., 1/32 адресы буенча урнашкан «Ялкын» яшьләр үзәгенә әйберләр китерә алалар. Гуманитр ярдәме сыйфатында озак саклана торган продуктлар (бер тапкыр кулланыла торган чәй пакетлары, шикәр, печенье, конфетлар һ.б.), җылы әйберләр (носки җылы һәм гади, термоодеял, яңгыр курткалары һ. б.), шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Штаб дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.