Район башлыгы Айдар Сәлаховның юл хуҗалыгы хезмәткәре көне белән котлавы

2022 елның 16 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Юл төзүчеләрнең эше-транспорт юлларына хезмәт күрсәтүдә көндәлек хезмәт, ремонт эшләрен вакытында башкару, юллар төзү һәм аларның сыйфатлы һәм тиешле торышын тәэмин итү.
Сезнең хезмәтегез күз алдында. Кыш һәм җәй айларында, һәр һава шартларында, юлларны тәртиптә тоту бурычы тора. Моңа машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең йөрү уңайлыгы һәм куркынычсызлыгы бәйле.

Бу искиткеч көнне Сезгә рәхмәт сүзләре генә яңгырасын. Гаиләләрдә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч, яхшы кәеф, тормыш юлында уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы 

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International