Минзәлә шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Харисов Мирзаһит Харис улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мирзаһит Харис улы 1932 елның 11 октябрендә Минзәлә районы Яңа Байлар авылында туа.
Яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1956 елда Ярославль өлкәсенә вербовка белән торфяникига җибәрәләр. Соңрак 1958 елда Чиләбе өлкәсенә төзелешкә җибәрәләр. 1966 елда Минзәлә шәһәренә күчеп килә, МУРБда эшли башлый. Соңрак РСУда лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Мирзаһит Харисовичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән 5 бала үстергәннәр. Бабайның 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. .
Хөрмәтле Мирзаһит Харисович!
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем уртак җиңүгә үзеннән-үзе бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бу батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлак, бурычка тугрылыклы булып хезмәт итәчәк.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов