Укучыларга Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Минзәлә районы бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» 29.12.2006 елдагы 256-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә ана капиталы акчалары сатып алына торган торак урыны өчен түләүгә җибәрелергә мөмкин. Шул ук вакытта законда ата-аналардан торак алу өчен чикләүләр юк.
Әмма тапшырылган документлардан гаиләнең торак шартларын яхшырту күзәтелергә тиеш. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, ана капиталы акчаларын сатып алына торган торак өчен түләүдән баш тарту өчен нигез бар.
Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга файдалану өчен фатирга милек хокукын алу юлы белән тапшырылган документлардан сатып алына торган өлешнең аерым торак урыны булып торуы каралуы кирәк.
Ана капиталы средстволарын файдаланып сатып алынган торак бина ана капиталы сертификаты хуҗасына, аның хатыны һәм балаларына рәсмиләштерелергә тиеш.