87 нче театр сезонын ачу тантанасында Минзәлә дәүләт татар драма театры традицияләрдән чигенмәде

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Күпьеллык традиция буенча театр сезонын ачу ике өлештән тора. Беренче өлештә яңа спектакльнең премьерасы булды, икенче өлешендә – узган сезонга йомгак ясау, артистлар, театр хезмәткәрләре, актив тамашачылар һәм театр дуслары бүләкләнде. Быел да театр бу традицияләрдән чигенмәде.

"Меңнәрчә, яки чибәр Хадич" спектакленең премьерасыннан соң сәхнәгә театрның барлык артистлары чакырылды, алар белән тамашачыларны таныштырдылар. Быел театр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган яшь артист Рөстәм Авзалов белән тулыланды. Ачылу көнендә Рөстәм  тантаналы рәвештә театр коллективына кабул итте. Традиция буенча, тәҗрибәле театр артистлары яшь артистларга грим тапшыралар. Гримны РөстәмгәТатарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов тапшырды.
Сезон ачылу белән театр коллективын Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева котлады, ул театр директоры Илнур Гайниев белән бергә театр хезмәткәрләренә Дипломнар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук бу көнне театр директоры Илнур Гайниев сәхнәгә коллективка даими рәвештә ярдәм күрсәтүче иганәче дусларын чакырды, аларга рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сезон ачык! Театр тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерергә әзер.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-ceremonii-otkrytiia-87-go-teatralnogo-sezona-menzelinskii-gosudarstvennyi-tatarskii-dramaticeskii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International