Район башлыгы Айдар Сәлаховның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 8 октябре, шимбә

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Быел игенчеләребез, 200 мең тоннадан артык уңыш җыеп, республикада алдынгы урыннарны яулап, рекордлы күрсәткечләргә ирештеләр.
Без сөт җитештерү буенча да үз позицияләребезне ныгытабыз. Тулаем савым көненә 110 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 60 тоннага күбрәк. 
Кадерле авыл хезмәтчәннәре, сезнең фидакарь хезмәтегез аерым фидакарьлек, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткә лаек. 
Безнең районда һәрчак ипи бәясен белә идек, җирдә эшли белдек һәм яраттык. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт өстенлекле, мактаулы, хөрмәтле булды.
Сезгә чын күңелдән эшегездә югары күрсәткечләр, билгеләнгән планнарыгызның үтәлеше, иртәгесе көнгә ышаныч, шулай ук сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International