Ветераннар, инвалидлар, сукырлар җәмгыяте бинасында мебель белән комплектлау эшләре бара, территорияне төзекләндерү тәмамланып килә, матур беседка куелган, дивар бизәлгән.
Ишегалларында" Безнең ишегалды " программасы буенча территориягә асфальт җәелгән, Мафлар, яктырту урнаштырылган. Яшелләндерү һәм койма ремонтлау кала.
Футбол манежында котельняны төзекләндерү, монтажлау эшләрен төгәллиләр, индивидуаль җылылык пунктында эшләр алып барыла.
Ленин исемендәге паркта мини-трактор эшли, юлларны яфрактан чистарта, ә кышын кар чистартып торачак.