Минзәләдә агач утырту акциясе узды

2022 елның 7 октябре, җомга

Минзәлә шәһәренең Элеватор микрорайонында агач утырту буенча акция узды.

Акциядә катнашучыларны-бюджет учреждениеләре вәкилләрен сәламләп, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов билгеләп үтте:

- Шәһәр, район территорияләрен төзекләндерү-безнең өстенлекле бурычларның берсе .  Бу шулай ук агач утырту. Һәрберебез елына ким дигәндә 2 агач утыртса да, бу инде экологияне яхшыртуга зур өлеш кертәчәк.

Район башлыгы балаларны иҗтимагый-файдалы хезмәткә җәлеп итүнең мөһимлеген дә билгеләп үтте, киләчәктә бу микрорайонны һәм бөтен шәһәрне төзекләндерү планнары белән дә уртаклашты.

Тату эш кысаларында 65 чыршы һәм 80 миләш үсентесе утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International