Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

3 нче октябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «2019-2025 нче елларга Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында «уен үзенчәлеге аша балигъ булмаганнарны коррекцияләүнең һәм тәрбияләүнең яңа формалары»темасына семинарда катнашты. Семинар Казан шәһәрендә «ТИСБИ» Идарә университеты базасында узды. Укуларны яшүсмерләрнең социаль адаптациясе проекты җитәкчесе, Чиләбе шәһәреннән «Мин - кеше» уены авторы Андрей Шадрин һәм аның Ассистенты һәм хезмәттәше Татьяна Воробьева алып барды.

Ике көнлек эш барышында белгечләр семинарның теоретик өлеше белән таныштылар һәм практикада «Мин-кеше»навигаторы - өстәл уены белән эш алып бардылар. Әлеге уен яшүсмерләрнең хокукый һәм социаль компетентлыгын арттыруга, хокук бозуларны профилактикалау һәм өстәл уены-навигатор рәвешендә актив укыту формасына юнәлдерелгән. Уен баланың проблемалы вакытын башлангыч этапта ачыкларга мөмкинлек бирә; яшүсмерләрнең хокукый аңын тәрбияли; җинаятьләрне кисәтә.

" Әлеге уен безгә авыр яшүсмерләр һәм аларның гаиләләре белән алга таба да эшләргә ярдәм итәр дип өметләнәм", - ди белгеч.

Уку нәтиҗәләре буенча сертификатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International