Бүген, 5 октябрьдә, безнең илдә педагоглар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көн саен үзләрен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә — балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә бирүче кешеләрне берләштерә. Укытучылар көне-үзләренә мөһим һәм катлаулы һөнәр сайлаган кешеләргә рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп.
Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаганнар үз педагогларын Укытучылар көне белән котладылар. Авыр хезмәтләре, сайланган эшкә тугрылыклары өчен балалардан чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады, аларның игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

