КүчемсеМилекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Росреестр экспертлары республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларында катнашачак.

2022 елның 7 октябрендә "Халыклар дуслыгы йорты"нда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 корп.1 Татарстан Росреестры белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча гражданнарга бушлай консультация бирәчәкләр. Әлеге чара "Өлкәннәр көне"кысаларында узачак.

Шул ук көнне, 7 октябрьдә, Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә, Казан шәһ., Кремль ур., 12\20, сәгать 10нан 12гә кадәр, күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча турыдан-туры телефон линиясе оештырылачак. Татарстан Росреестры экспертларына үз сорауларын (843) 221 80 35 номеры буенча бирергә мөмкин.

Шулай ук Татарстан Росреестры искәртеп узганча, Идарәдә 4-6 октябрьдә Өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү буенча түләүсез телефон консультацияләре уздырыла. Кызыксындырган сорауларны Казанда (843)255 25 71 телефоны буенча 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтның «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International