Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 18 кеше исәптә тора.
Район мәдәният сарае фойесында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ләлә Сәгыйрова, Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:
- Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, Минзәлә РҮХ, "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, Минзәлә икмәк заводы, 11 нче номерлы "Шатлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, "Изыскатель "ТПФ"ҖЧҖ вакансияләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр, нигездә, булган вакансияләр белән кызыксынды, эш эзләүчеләрнең берсе юнәлеш алды.
Безнең өстәмә
Бүген район мәдәният йортында Өлкәннәр декадасына һәм ветераннар хорының 40 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмә белән танышу кысаларында биредә узган вакансияләр ярминкәсе белән кызыксындылар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoialas-iarmarka-vakansii

