Минзәлә шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фәрхетдинова МИНЕӘНИСӘ Камал кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Минеаниса Камал кызы 1932 елның 3 октябрендә Мөслим районы Яңа Сәет авылында туа.
Баштарак колхозда, төрле эшләрдә эшли башлаган. 1952 елда Кама урман хуҗалыгында эшче булып эшли. Соңрак Пермь краена җибәрелә, тимер юлларда эшли. 1957 елда кияүгә чыга һәм 1959 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп килә. 1965 елдан Минзәлә аэропортында җыештыручы - каравылчы булып эшли. 1967 елдан 1986 елга кадәр Минзәлә шәһәре Башкарма комитетында техник персонал булып эшли. 1986 елдан лаеклы ялга чыкканчы (1990 ел) май-сыр комбинатында 3 разрядлы эшче булып эшли.
Минеаниса Камал кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Хөрмәтле Минеаниса Камаловна!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем уртак җиңүгә үзеннән-үзе бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бу батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлак, бурычка тугрылыклы булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов