Өлкәннәр Декадасына һәм Минзәлә районы ветераннар хорының 40 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүгенге көндә ветераннар хорына 55 яшьтән 90 яшькә кадәрге 23 өлкән кеше килә.

Ветераннарның халык хоры минзәләлеләрне сокландырудан туктамый. Олы яшьтә булуга карамастан, аларның йөрәкләре яшь, йөзләрендә җырлар һәм күңел ачулар белән тулы елмаюлар балкый. Район мәдәният сараенда узган бәйрәм концертын да ветераннар хоры үзенең җырлары белән башлады. Видеоязма буенча концерт барышында хорның 40 ел элек барлыкка килү тарихы, аның беренче әгъзалары, эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Өлкәннәрне һәм ветераннар хоры әгъзаларын бәйрәм белән котларга Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев килде. Район башлыгының Рәхмәт хатлары халык хоры хормейстеры, юбиляр Ирина Николаевна Маряхинага, хор аккомпаниаторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Рифкать улы Фәхретдиновка, хор старостасы Луиза Хәким кызы Идиатуллинага тапшырылды.

Бәйрәмгә килгән тамашачылар район мәдәният сарае хезмәткәрләренең һәм ветераннарның халык хоры башкаруындагы җырларны һәм биюләрне яратып карадылар, алкышларга күмелделәр.

Ә бүген кич, 17.00 сәгатьтә, Өлкәннәр театрында хәйрия спектакле көтә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-raionnom-dvorce-kultury-sostoialsia-prazdnicnyi-koncert-posviashhennyi-dekady-pozilyx-liudei-i-40

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International